Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында иминлек чаралары турында искәртте

0
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында иминлек чаралары турында искәртте

Синоптиклар фаразлавынча, бүген төнлә һәм 2 мартта иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе томан вакытында иминлек чаралары хакында искәртә һәм ерак юлга чыкмаска киңәш итә.

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән килеп чыга. Шуны исәпкә алу мөһим, томан дистанцияне сизелмәслек итә – шуңа күрә аны арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Томан вакытында ерак юлга чыкмавың, табигатьтә озак вакыт булудан тыелуың хәерле.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

. исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагыз, урын өстендә беркайчан да тәмәке тартмагыз;

. балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз;

. беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечен файдаланмагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

. өйдән чыгып киткәндә электр һәм газ приборларын эшләтеп калдырмагыз.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *