Уфа укучысы Менделеевскида химиядан олимпиадада абсолют җиңүче булды
Уфадан 11 сыйныф укучысы Вадим Харисов Менделеевскида химия һәм химия технологиясеннән «Менделеев токымнары» бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булды.
Читать дальше...
Уфадан 11 сыйныф укучысы Вадим Харисов Менделеевскида химия һәм химия технологиясеннән «Менделеев токымнары» бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булды.
Читать дальше...
Бүген Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә йомгак ясалды. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узган тантаналы чарада Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендәге делегация катнашты. Бу «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Азнакай гаиләләре шәһәрнең чаңгы базасына җыелды. Биредә Россиядә Гаилә елы уңаеннан чаңгыда узышу буенча «Гаилә эстафетасы» уздырылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Бүген һәм иртәгә Татарстанда тагын томан төшә, бу күз күременең шактый начарлануына китерәчәк. ТР Гидрометеорология үзәге шул хакта кисәтә.
Читать дальше...
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хисап сессиясе кысаларында гаиләләргә торак сертификатлары тапшырды. Торакны берьюлы өч гаилә — Кляшевлар, Галямовлар һәм Черепковлар алды. Бу хакта Алабуга муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Алауга нуры».
Читать дальше...
Казанда «Киләчәк уеннарын» ябу тантанасында робот-эт Фиджик аерым катнашучы булды. Ул тунир ачылганнан соң чын мемга әверелгән иде. Ул вакытта робот биючеләр һәм үзенең механик «туганнары» арасындагы чыгышның уртасында сүнде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Читать дальше...
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Киләчәк уеннарын» оештырган һәм үткәргән өчен «кунакчыл Татарстан»га рәхмәт белдерде. Бу хакта вице-премьер турнирны ябу тантанасында әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
Читать дальше...
5 мартта Анталиядә төрки халыклар, шул исәптән, татарлар катнашында зур тантаналы чара узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Анталиядә яшәүче музыка белгече, автор-башкаручы Гөлназ Җиһангирова (тәхәллүсе ГөлҖиһан) хәбәр итте.
Читать дальше...
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Киләчәк уеннарын» ябу тантанасында катнашты. Ул олы ышаныч һәм Татарстан башкаласында фиджитал тарихында беренче турнирны уздыру мөмкинлеге өчен Россия җитәкчелегенә һәм шәхсән Президент Владимир Путинга әхмәт белдерде.
Читать дальше...
РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Спорт министры Олег Матыцин төрле илләрдән «Киләчәк уеннарының» иң яхшы волонтерларына рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген «Казан Экспо»да узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Читать дальше...
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә йомгак ясалды. Бүләкләрне лауреатларга республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
Читать дальше...
Австриянең элекке тышкы эшләр министры Карин Кнайсль Россиягә күченүен хәбәр итә. Киләчәктә ул илнең көнчыгышында йорт төзергә уйлый, диелгән ТАСС хәбәрендә.
Читать дальше...
«Казан» аэропортында рейсларның тоткарлануы уңайсыз метеошартлар, ягъни томан һәм начар күрүчәнлек аркасында килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.
Читать дальше...
Самараның «Яктылык» мәктәбендә сынлы сәнгать өлкәсендә «Филантроп» халыкара премия лауреаты, татар әдәбияты өлкәсендә Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Габделҗәббар Кандалый исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышланган тантаналы кичә узды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
2023 елда Татарстан Росреестры Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрдән кадастр исәбенә күчемсез милек хокукларын экстерриториаль теркәү һәм куюга 5,7 меңгә якын гариза алган, бу узган ел белән чагыштырганда 17 процентка диярлек күбрәк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Читать дальше...
Чыгарылыш сыйныф укучыларына бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру мөмкинлеге бирү өчен, Рособрнадзор тиз арада БДИ үткәрү тәртибенә һәм расписаниегә үзгәрешләр кертергә, шулай ук әлеге тәкъдимне техник яктан тормышка ашыруны тәэмин итәргә әзер. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Читать дальше...
Новокузнецк шәһәренең Куйбышев районы ветераннары биредә мөһим дини объектларының берсе саналган «Чулпан» мәчетендә булды. Бу хакта Россия мөселманнаны Дини җыены сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылына килде. Биредә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Краснодарда «Әй, егетләр» татар егетләре бәйгесе узды. Бәйге «Булгар-К» төбәк татар җәмгыяте һәм Краснодар иҗтимагый-мәгълүмати үзәге ярдәме белән үткәрелде, диелгән Краснодар татарларының социаль челтәрләрдә хәбәрендә.
Читать дальше...
Бүген «Казан Экспо»да Киләчәк уеннары шәһәренең –интерактив күргәзмә һәм белем бирү-күңел ачу үзәге форматындагы экспозицион киңлегенең соңгы көне башлана, анда кунаклар фиджитал-дөньяга чума, үзләрен фиджитал-спортчылар ролендә сынап карый ала. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Читать дальше...
Түбән Новгород опера һәм балет театрының яңа директоры итеп Айрат Төхвәтуллин билгеләнде. Ул үз вазифаларын 29 февральдән башлап җибәрде. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Читать дальше...
Беларуссия, Кыргызстан, Төркия һәм Үзбәкстан президентлары Александр Лукашенко, Садыр Жапаров, Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Шәүкәт Мирзиёев, шулай ук Бәхрейнның хакимлек итү йорты вәкиле Хәмад бин Ибраһим Әл-Хәлиф Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады (1 мартта республика җитәкчесенә 67 яшь тулды).
Читать дальше...
Мәскәүдә «Татар баш киемнәре» темасына очрашу узды. Антиквар экспонатларны Казаннан Россия башкаласына татар милли костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Ногайбәкова алып килде.
Читать дальше...
Бүген төнлә Уфа елгасында, Башкортстан Республикасының Нуриман районындагы Кызыл чишмә авылы янында, Татарстаннан килгән балыкчының мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Россия Премьер-министры Михаил Мишустинны 58 яшь тулу көне белән котлады. «Туган көнегез котлы булсын, мөхтәрәм Михаил Владимирович!» дип яза ул.
Читать дальше...