Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 01.03.2024

Актанышның Богады халык театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен кабат сәхнәгә кайтарды

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районында халык театрлары айлыгы дәвам итә. Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсендә Богады халык театры Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясен күрсәтте. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Мәскәүдә мөселман форумында уникаль проект тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

Рамазан ае алдыннан Мәскәүдә мөселманнар өчен зур чара UmmaForum ачыла. Әлеге форумда уникаль MuslimMoscow проекты да тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итте Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Илдар Галәветдинов. Бу хакта РИА Новости яза.

Читать дальше...

Путин запаста булганнарның бер өлешен хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйды

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин запаста булган россиялеләрнең бер өлешен хәрби җыеннарга чакыру турындагы указ имзалады. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Төркиянең Кахраманмараш шәһәрендә җир тетрәгән

Tatar-inform.tatar 

4,1 магнитудалы җир тетрәү Төркиянең Кахраманмараш шәһәрендә, илнең көньяк-көнчыгышында була. Бу хакта Табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү идарәсенә (AFAD) сылтама белән РИА Новости дип хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Төркиядә дипломатик форумда Эрдоган һәм Орбан белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиядә оештырылган дипломатик форум эшендә катнашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Читать дальше...

Сораштыру: Россия Президентын сайлауда Татарстан халкының 85 проценты катнашачак

Tatar-inform.tatar 

Социаль сораштырулар буенча, Татарстанда Россия Президентын сайлауда катнашучылар саны 85 процент тәшкил итәргә мөмкин. Тикшеренүләр февраль башында үткәрелгән. Бу хакта КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры урынбасары Мария Ефлова хәбәр итте.

Читать дальше...



Ял көннәрендә Татарстанда көндез җылы, кич салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

Алдагы ял көннәрендә синоптиклар Татарстанда аязучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы булыр дип фаразлый. Әмма җомгадан шимбәгә каршы төндә салкын булыр дип көтелә, температура урыны белән -11 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Читать дальше...

Мишустин Президент юлламасы нәтиҗәләре буенча Хөкүмәткә берничә йөкләмә бирде

Tatar-inform.tatar 

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бүген Хөкүмәт утырышын уздырды, анда Президент Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы нәтиҗәләре буенча Министрлар Кабинетына берничә йөкләмә бирде. Видео Министрлар Кабинетының телеграм-каналында урнаштырылган.

Читать дальше...

Татарстан хәрби операция ветераннар берлеге Дебальцево госпиталенә гуманитар йөк илтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан махсус хәрби операция ветераннар берлеге активистлары, чик буе гаскәрләре ветераны Ирек Мөбарәков, ветераннар берлеге штабы җитәкчесе Фәрит Шаһиәхмәтов, берләшмәнең гуманитар бүлеге җитәкчесе Венера Низамова, шулай ук Сәрия Фәлахова Дебальцево госпиталенә «Барс 13» яралы сугышчылары өчен гуманитар йөк тапшырып кайттылар.

Читать дальше...

Чиләбе өлкәсендә «Татар кызы-2024» һәм «Татар егете-2024» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы быел күптән көтелгән проектлар – «Татар кызы-2024» һәм «Татар егете-2024» бәйгеләре башлануы турында белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Олег Морозов: Президентның юлламасы турыдан-туры Татарстан бурычларына кагыла

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга, ә асылда илгә юлламасы һәрвакыт гаять зур әхлакый-сәяси эффектка ия, ә кичә яңгыраган юллама, аеруча. Бу документ турында фикерләрен «Татар-информ» белән Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов уртаклашты.

Читать дальше...

Токаев: Миңнехановның зирәк җитәкчелеге ярдәмендә Татарстан алдынгы төбәкләр арасында

Tatar-inform.tatar 

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның акыллы җитәкчелеге ярдәмендә бүген Татарстан Россиянең алдынгы, тиз үсеш алучы төбәкләре рәтенә керә. Бу хакта Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Миңнехановка аның туган көне уңаеннан җибәрелгән телеграммада җиткерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Читать дальше...

Матыцин: Казан әзер - БРИКС уеннарына чакырулар 50дән артык илгә җибәрелде

Tatar-inform.tatar 

БРИКС уеннары ачык ярышлар форматында булачак, бүгенге көндә 50дән артык илгә чакырулар җибәрелгән. Бу хакта Россия спорт министры Олег Матыцин ТАСС белән әңгәмәдә сөйләде.

Читать дальше...

Кондратьев: Март сайлауларында Татарстан аз хәрәкәтләнүчеләр өчен уникаль шартлар тудыра

Tatar-inform.tatar 

Март аенда Россия Президентын сайлауда Татарстанда аз хәрәкәтләнүче сайлаучылар төркемнәре өчен уникаль шартлар тудырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Читать дальше...

«Балачак» вокаль бәйгесе жюри әгъзасы: Патриотик рухта тәрбия бирүгә басым ясыйбыз

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында IV Халыкара «Балачак» вокаль конкурс-фестивале жюри әгъзасы, Татарстанның мактаулы мәгариф хезмәткәре Резедә Вәлиева балалар һәм педагоглар өчен патриотик рухта тәрбия бирү өлкәсенә басым ясаулары турында әйтте.

Читать дальше...

Россиялеләрнең Владимир Путинга ышаныч дәрәҗәсе 80 процентка якынлашып килә

Tatar-inform.tatar 

Сораштыруда катнашкан Россия гражданнарының 79,6 проценты РФ Президенты Владимир Путинга ышануы турында белдергән. 19-25 февральдә үткәрелгән сораштыру күрсәткечләренә нигезләнгән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматлары шуны раслый.

Читать дальше...

«Балачак» вокаль конкурс-фестивалендә бушлай катнашырга һәм төрле телләрдә җырларга була

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында IV Халыкара «Балачак» вокаль конкурс-фестиваленә багышланган матбугат очрашуы булды. Оештыручылары бәйгегә кагылышлы барлык нечкәлекләр турында сөйләде.

Читать дальше...

Кадыров Миңнехановны туган көне белән котлады: Иң нәтиҗәле җитәкчеләрнең берсе

Tatar-inform.tatar 

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән тәбрик итте. Искәртеп узабыз, бүген республика җитәкчесенә 67 яшь тулды.

Читать дальше...

Екатеринбургта Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә «Гаилә традицияләре» милли аш-су фестивале узды

Tatar-inform.tatar 

Танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган татар милли аш-су фестивале Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге инициативасы белән Свердловск өлкәсе Агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек, Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыклары, Екатеринбург шәһәре хакимиятенең Кулланучылар базары һәм хезмәтләр департаменты, Свердловск өлкәсе Кулинарлар ассоциациясе ярдәмендә 2012 елдан бирле үткәрелә. Чара Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы һөнәри уку йортларының актив катнашында уза. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *