Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Балачак» вокаль конкурс-фестивалендә бушлай катнашырга һәм төрле телләрдә җырларга була

0
«Балачак» вокаль конкурс-фестивалендә бушлай катнашырга һәм төрле телләрдә җырларга була

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында IV Халыкара «Балачак» вокаль конкурс-фестиваленә багышланган матбугат очрашуы булды. Оештыручылары бәйгегә кагылышлы барлык нечкәлекләр турында сөйләде.

  • «Балачак» конкурс-фестивалендә 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар бушлай катнаша ала. Беренче тапкыр бәйге 2021 елда үткәрелә. Өч ел эчендә фестивальдә Россиянең төрле почмакларыннан 2038 иҗат коллективы һәм вокалист катнашкан: Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Курск, Коломна, Самара, Магнитогорск, Тамбов, Новороссийск, Красноярск, Екатеринбург, Чиләбе, Свердловск, Ухта һ.б. 2024 елда бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 25 мартка кадәр.
  • Беренче сайлап алу туры онлайн режимда 15-16 апрельдә узачак. Икенче этап 3-4 майда Казан шәһәрендә була. Конкурсның финалы - лауреатларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы буларак, 5 майда «Сәйдаш» мәдәният үзәгендә узачак. Жюри рәисе – җырчы, вокал белгече, 25 еллык стажы булган педагог, хитлар авторы, «Россия1» каналында «А ну-ка, все вместе» вокаль шоу тапшыруы эксперты (1-2 сезон), күпсанлы вокаль конкурсларның жюри әгъзасы Дина Мигдал.

«Әлеге бәйге быел дүртенче тапкыр үтәчәк. Елдан-ел без аны яхшырак, кызыклырак итәргә тырышабыз, кунакка танылган артистларны чакырабыз, алар арасында Татарстаннан да, федераль дәрәҗәдәге йолдызлар да бар. Узган ел меңнән артык гариза килгән булса, быел тагын да күбрәк гариза килер дип өметләнәбез», - диде «Ярдәм янәшә» хәйрия фонды оештыручысы һәм директоры Радик Абдрахманов.

Аның әйтүенчә, балалар өчен сыйфатлы программа әзерлиләр, Казан шәһәре, «Туган авылым» комплексы буйлап кызыклы экскурсияләр оештырыла. «Шуны да искәртеп узасым килә: бәйгедә сәламәтлеге чикле булган балалар бертигез дәрәҗәдә сәламәт балалар белән катнаша ала. Алар арасында талантлы, иҗади балалар бар. Төп бүләк - клип төшерү. Клипта балалар татар эстрадасы йолдызы белән бергә төшсен, дигән бурычны куйдык. Артистларыбызның балаларга теләктәшлек күрсәтүләре өчен мин барысын да эшләячәкмен», - диде ул.

Бәйге кысаларында, балаларга да, педагогларга да остаханәләр оештырылачак. «Катнашучыларны бәяләр өчен, илебезнең иң яхшы вокал белгечләре чакырылды, шуны истә тотып, сәламәтлеге чикле булган балалар белән эшләүче педагоглар өчен түгәрәк өстәлләр уздырабыз. Гомумән, «Балачак» балалар өчен бер бәйрәм дә булып тора әле, анда алар аралаша, бер-берсеннән нәрсәгә дә булса өйрәнә, танышалар, файдалы мәгълүмат алалар. Минемчә, бу балаларыбызның үсешенә уңай йогынты ясый», - дип саный Радик Абдрахманов.

«Балаларның хәзер вокал мәктәбе нык үсеш алган, чөнки мөмкинлекләр бар, вокал белгечләре аерым мәктәпләрдә остаханәләр оештырып тора. Экспертлар өчен онлайн этапта катнашучыларның видеоязмаларын карап, иң-иңнәрне сайлап алу - зур җаваплылык сорый. Экспертлар арасында артистлар, актерлар, режиссерлар, педагоглар бар. Алар катнашучының тавыш мөмкинлекләрен генә түгел, актерлык осталыкларын, баланың иҗади потенциалын да карый. Шулай ук, Данил Плужников, Дениза Хекилаева, Владимир Шнитко кебек Россия дәрәҗәсендә танылган музыкантларны да жюри әгъзалары арасында күреп булачак», - диде конкурсның жюри әгъзасы, Татарстанның мактаулы мәгариф хезмәткәре Резедә Вәлиева.

Аның сүзләренчә, җырларны төрле телләрдә башкарырга мөмкин, бернинди чикләр юк. «Эшләр «эстрада», «халык җырлары», «поп-фолк» номинацияләрендә кабул ителә. Барлыгы ике җыр әзерләргә кирәк була: беренче турда бер җыр һәм икенче турга үткән очракта, тагын бер җыр. Бу бәйге балалар өчен бер стимул булуын телим. Җырларга яратасың икән, оялмаска кирәк, сәхнәгә чыгып, мөмкинлекләреңне күрсәтү – зур мөмкинлек. Әлегә 200дән артык гариза килде, гаризалар кабул итү дәвам итә», - диде ул.

«Ярдәм янәшә» фонды һәм Радик Мөхәрләмович эшләгән эшләр, проектлар күп һәм алар брендка әверелә. Мәсәлән, «Туган батыр» проекты Россиянең бер брендына әверелде. «Балачак» та шундый ук мәдәни брендка әйләнеп бара. Районнардан да әлеге бәйгегә әзерләнеп киләләр, көтеп алалар. Гала-концертның «Сәйдәш» үзәгендә узуы коллективларга, балаларга яхшы мөмкинлек булып тора, бу аларга профессиональ сәхнәгә менүнең беренче тәҗрибәсе. Шуңа күрә әлеге фестивальнең әһәмияте бик зур. Бу гади бер концерт кына булып калмый, бу үзе бер лаборатория дип тә әйтер идем. Балалар белән генә түгел, педагоглар белән дә эш алып барыла», - диде ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

  • Радик Абдрахманов теләктәшлек белдергән һәркемгә рәхмәт әйтте. Алар: Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия һәм Татарстан мәдәният министрлыгы. «Татарстан хөкүмәте, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт», - диде ул.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *