Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Екатеринбургта Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә «Гаилә традицияләре» милли аш-су фестивале узды

0
Екатеринбургта Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә «Гаилә традицияләре» милли аш-су фестивале узды

Танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган татар милли аш-су фестивале Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге инициативасы белән Свердловск өлкәсе Агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек, Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыклары, Екатеринбург шәһәре хакимиятенең Кулланучылар базары һәм хезмәтләр департаменты, Свердловск өлкәсе Кулинарлар ассоциациясе ярдәмендә 2012 елдан бирле үткәрелә. Чара Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы һөнәри уку йортларының актив катнашында уза. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында бәйгедә катнашучыларны инде уникенче тапкыр профессиональ һәм компетентлы жюри бәяләде.

Быел конкурс ике номинациядә (Свердловск өлкәсе һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм һәвәскәрләр) узды.

Составында өч кеше булган студентлар командасы өч мәҗбүри категория («Татар милли ризыклары», «Кулинар раунд», «Гаилә белән традицион чәй эчү») буенча ярышларда катнашты.

Һәвәскәрләр командасы үз продуктларыннан гаилә рецептлары буенча өч милли ризык әзерләде.

Бәйгедә катнашучылар өчен шулай ук татар милли ризыклары әзерләү буенча мастер-класс оештырылды. Аны Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте укытучылары Айгөл Вяльшина белән Алена Смолина үткәрде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *