Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Токаев: Миңнехановның зирәк җитәкчелеге ярдәмендә Татарстан алдынгы төбәкләр арасында

0
Токаев: Миңнехановның зирәк җитәкчелеге ярдәмендә Татарстан алдынгы төбәкләр арасында

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның акыллы җитәкчелеге ярдәмендә бүген Татарстан Россиянең алдынгы, тиз үсеш алучы төбәкләре рәтенә керә. Бу хакта Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Миңнехановка аның туган көне уңаеннан җибәрелгән телеграммада җиткерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Сезнең зирәк җитәкчелегегез һәм ил мәнфәгатьләренә камил хезмәт итүегез ярдәмендә бүген Татарстан Республикасы социаль-икътисади һәм фәнни-техник үсеш ягыннан зур үрләргә ирешеп, Россия Федерациясенең алдынгы, тиз үсеш алган төбәкләре санына керә», — диде Токаев.

Ул «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирының уңышы һәм 2024 елда берничә зур халыкара форумны уздыру урыны итеп Казанның сайлануы моңа ачык дәлил булып торуын искәртте.

«Мөмкинлектән файдаланып, Сезгә сәфәрем вакытында Казахстан делегациясенә күрсәткән җылы һәм ачык кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, шулай ук барлык планлаштырылган чараларны уңышлы уздыруыгызны телим. Казахстанда тугандаш Татарстанның уңышларына чын күңелдән шатланалар һәм безнең халыклар арасында дуслык һәм һәрьяклап хезмәттәшлек бәйләнешләрен ныгытуга аерым әһәмият бирелә», — дип белдерде Токаев.

Ул ТР Рәисенә ныклы сәламәтлек һәм җаваплы дәүләт эшчәнлегендә яңа казанышлар, ә Татарстанның күпмилләтле халкына иминлек һәм чәчәк атуын теләде.

Элегрәк Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан җитәкчелеге, Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров котлады. Республика җитәкчесе котлаулары һәм теләкләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *