Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Матыцин: Казан әзер - БРИКС уеннарына чакырулар 50дән артык илгә җибәрелде

0
Матыцин: Казан әзер - БРИКС уеннарына чакырулар 50дән артык илгә җибәрелде

БРИКС уеннары ачык ярышлар форматында булачак, бүгенге көндә 50дән артык илгә чакырулар җибәрелгән. Бу хакта Россия спорт министры Олег Матыцин ТАСС белән әңгәмәдә сөйләде.

«БРИКС уеннары буенча карарлар кабул ителде, алар илләрнең спорт министрлары фикерен исәпкә алып формалаштырылды <...> Без уңай җаваплар күрәбез, бу беренче чиратта БРИКС илләре ягыннан. Спорт көне кысаларында узган коллегиядә Көньяк Африка Республикасыннан БРИКС уеннары флагы кабул ителде», - диде министр.

Ул Казанның ярышларны уздыруга әзер икәнлеген билгеләп үтте.

«Бу шәһәрдә идарә итүчеләрнең профессиональ командасы, спорт объектлары формалаштырылган, бик уңайлы логистик шартлар тудырылган», – дип санап үтте Матыцин.

Министр турнирның БДБ уеннары кебек үк хөкүмәтара форматта булуын өстәп әйтте.

«Алар Халыкара олимпия комитеты яки халыкара спорт федерацияләре юрисдикциясе түгел. Һәм алар берничек тә халыкара календарь белән конфронтациядә тормыйлар», - диде спорт ведомствосы башлыгы.

БРИКС уеннары 11-23 июньдә Казанда узачак. Элегрәк билгеле булганча, турнирда ким дигәндә 35 ил вәкиле катнашуы көтелә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *