Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Балачак» вокаль бәйгесе жюри әгъзасы: Патриотик рухта тәрбия бирүгә басым ясыйбыз

0
«Балачак» вокаль бәйгесе жюри әгъзасы: Патриотик рухта тәрбия бирүгә басым ясыйбыз

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында IV Халыкара «Балачак» вокаль конкурс-фестивале жюри әгъзасы, Татарстанның мактаулы мәгариф хезмәткәре Резедә Вәлиева балалар һәм педагоглар өчен патриотик рухта тәрбия бирү өлкәсенә басым ясаулары турында әйтте.

«Балалар хәзер өлкәннәр өчен язылган җырлар башкару белән мавыга башлады. Бу хәтта үзенә күрә бер модага әйләнде. Интернетны томалап куеп булмый, шулай да, хәзер без патриотик тәрбия бирү өлкәсендә бик ныклап эшлибез. Соңгы ике елда балалар туган як, ватан турында күбрәк җырлый. Узган ел да нәкъ менә безнең бәйгедә балалар башкаруында Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин кебек татар композиторларының әсәрләрен ишетү күңелгә сары май булып ятты. Педагоглар репертуар планга классикларыбызның әсәрләрен дә кертә. Халык җырлары бездә һәрчак яңгырый», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, Татарстанда вокал мәктәбе ныклап үсеш ала, балалар вокал техникасын үзләштерә һәм, шунлыктан, авыр әсәрләрне башкарырга мөмкиннәр. «Әмма, әйтеп узганымча, соңгы арада без патриотик рухта тәрбия бирүгә басым ясыйбыз. Педагоглар белән дә шундый эш алып барыла. Шулай ук, бәйге кысаларында түгәрәк өстәл оештырыла, жюри әгъзалары һәр номерны тәфсилләп аңлата, катнашучыларның һәм укытучыларның барлык сорауларына җавап бирә, киңәшләрен әйтә һ.б», - диде Резедә Вәлиева.

«Мәдәният министрлыгы балаларның балалар өчен җырлавына басым ясый, безнең игътибар шуңа юнәлтелгән. Безнең эш принцибын да - «балалар - балалар өчен» дип билгеләдек. Чынлыкта, бу бик зур методик эш, шуңа күрә дә педагоглар, катнашучылар өчен үткәрелгән мастер-классларда бу турыда яхшылап аңлаталар. Шулай ук, балалар өчен язылган җырларның, авторларның булуы да бик мөһим. «Балачак» конкурс-фестивале кебек бәйгеләр авторларга шушы юнәлештә үсеш кичерү өчен бер этәргеч», - диде ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

  • «Балачак» конкурс-фестивалендә 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар бушлай катнаша ала. Беренче тапкыр бәйге 2021 елда үткәрелә. Өч ел эчендә фестивальдә Россиянең төрле почмакларыннан 2038 иҗат коллективы һәм вокалист катнашкан: Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Курск, Коломна, Самара, Магнитогорск, Тамбов, Новороссийск, Красноярск, Екатеринбург, Чиләбе, Свердловск, Ухта һ.б. 2024 елда бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 25 мартка кадәр.
  • Беренче сайлап алу туры онлайн режимда 15-16 апрельдә узачак. Икенче этап 3-4 майда Казан шәһәрендә була. Конкурсның финалы - лауреатларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы буларак, 5 майда «Сәйдаш» мәдәният үзәгендә узачак. Жюри рәисе – җырчы, вокал белгече, 25 еллык стажы булган педагог, хитлар авторы, «Россия1» каналында «А ну-ка, все вместе» вокаль шоу тапшыруы эксперты (1-2 сезон), күпсанлы вокаль конкурсларның жюри әгъзасы Дина Мигдал.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *