Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре Кукмара районы тәҗрибәсен өйрәнәчәк
Бөтендөнья татар конгрессы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары 6 март көнне Кукмара районына сәфәр кылачак.
«Кукмарада делегатлар өчен 6 маршрут билгеләнгән. Кукмара районы һөнәрчеләр һәм эшмәкәрлек ягыннан әйдәп баручылар рәтендә. Савыт-саба, итек җитештерүче оешмалар белән танышу каралган. Делегатлар Олыяз, Байлангар, Ядегәр авылларында булачак. Кукмара авылны торгызу федераль программасында катнашу буенча беренчелектә тора, программа барышы белән танышачаклар», - дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Фото: © Абдул Фәрхан
Ул 2013 елгы җыен делегатларын да Кукмарага алып барганнарын искәртте. Быел җыенда 800 кеше катнаша.
- Данис Шакиров татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында: Һөнәрче гаиләләргә басым ясыйбыз
«Без авылга яңа мөнәсәбәт урнаштырырга тиешбез», – диде татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев. Ул Россиядә авыллардагы уңдырышлы күп кенә җирләрнең буш булуын, эшкәртелмәвен ассызыклады.