Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Чиләбе өлкәсендә «Татар кызы-2024» һәм «Татар егете-2024» бәйгесендә катнашырга чакыралар

0

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы быел күптән көтелгән проектлар – «Татар кызы-2024» һәм «Татар егете-2024» бәйгеләре башлануы турында белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашып яшьләр үзләрен күрсәтә, сәләтләрең ача, милли традицияләрне яңарта, ата-бабаларының мәдәни мирасының матурлыгын һәм кыйммәтен белә-күрә алачак. Бәйге туган телдә аралашып, мәдәният дөньясында кайнап алу өчен уникаль мөмкинлек тә әле.

«Татар кызы-2024» һәм «Татар егете-2024» проектында катнашу өчен анкета тутыру һәм Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының congresstatar174@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала. Гаризаларыгызны 17 мартка кадәр көтәбез», - диелгән хәбәрдә. Барлык сорауларга да җавапны +7(351)729-32-78 телефоны аша алырга мөмкин.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *