Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Ял көннәрендә Татарстанда көндез җылы, кич салкын булачак

0

Алдагы ял көннәрендә синоптиклар Татарстанда аязучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы булыр дип фаразлый. Әмма җомгадан шимбәгә каршы төндә салкын булыр дип көтелә, температура урыны белән -11 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Шимбә көнне, 2 мартта, температура көндез -3..+1 градус тәшкил итәчәк. Аннары шимбәдән якшәмбегә каршы төндә тагын салкын көтелә: температура -7..-12 градуска кадәр төшәчәк.

Якшәмбе, 3 март көнне, көндез чагыштырмача җылы булачак: 0..-5 градус тирәсе көтелә.

Киләсе эш атнасы башында да шундый ук һава торышы фаразлана. 4-5 март көннәрендә төнлә, -7дән -12 градуска кадәр, ә көндез һава -3..+1 градуска кадәр җылыныр дип көтелә. Бу көннәрдә дә җитди явым-төшем фаразланмый.

«Безнең төбәк әле дә киң, аз хәрәкәтләнә торган антициклон тәэсирендә. Явым–төшем күзәтелми, температура тирбәнешләре дәвам итә», - дип аңлатма бирделәр ТР Гидрометеорология үзәгендә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *