Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан хәрби операция ветераннар берлеге Дебальцево госпиталенә гуманитар йөк илтте

0
Татарстан хәрби операция ветераннар берлеге Дебальцево госпиталенә гуманитар йөк илтте

Татарстан махсус хәрби операция ветераннар берлеге активистлары, чик буе гаскәрләре ветераны Ирек Мөбарәков, ветераннар берлеге штабы җитәкчесе Фәрит Шаһиәхмәтов, берләшмәнең гуманитар бүлеге җитәкчесе Венера Низамова, шулай ук Сәрия Фәлахова Дебальцево госпиталенә «Барс 13» яралы сугышчылары өчен гуманитар йөк тапшырып кайттылар.

«Россия Президенты Владимир Путин юлламасында әйткәнчә, безнең геройлар алгы сызыкта, окопларда, иң авыр урында, алар үзләре белән бөтен ил бергә булуын белергә тиеш. Барысы да яхшы үтте. Сугышчылар күрсәтелгән ярдәм өчен бик рәхмәтле. Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы хатынына аерым рәхмәт белдерәсем килә, ул йөк илтү өчен шәхси „газелен» бирде. Шулай ук 22 нче мәктәп һәм 75 нче „Алгоритм» лицее коллективларына сугышчылар өчен җыелган әйберләр өчен зур рәхмәт» ,- дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Махсус хәрби операция ветераннар берлеге штабы җитәкчесе Фәрит Шаһиәхмәтов.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияли торган шартлар булдыруны да белдерә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *