Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин запаста булганнарның бер өлешен хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйды

0

РФ Президенты Владимир Путин запаста булган россиялеләрнең бер өлешен хәрби җыеннарга чакыру турындагы указ имзалады. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

«2024 елда запаста булган гражданнарны Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләрендә, Дәүләт саклау органнарында һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте органнарында хәрби җыеннар узу өчен чакырырга карар итәм», — диелә указ текстында.

Россия Хөкүмәте һәм төбәк җитәкчеләренә хәрби җыеннарга чакыру һәм аларны үткәрү белән бәйле чараларны уздыруны тәэмин итү йөкләнгән.

Документ ике пунктны (2нче һәм 3нче) үз эченә ала, аларның эчтәлеге сер итеп саклана. Указ рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә.

Резервларны хәрби җыеннарга чакыру гадәттә елына бер тапкыр башкарыла. 2023 елда Владимир Путин 10 майда тиешле указга кул куйган иде.

РФ законнары нигезендә, резервта булган хәрбиләр өчен җыеннарның максималь дәвамлылыгы гадәттә ике ай тәшкил итә. Шул ук вакытта запаста булган вакытта граждан хәрби хезмәттә 12 айдан артык вакыт үткәрә алмый.

Узган елның җәендә Россиядә кайбер гражданнар өчен запаста булуның чик срогы биш елга арттырылды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *