Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Миңнеханов Төркиядә дипломатик форумда Эрдоган һәм Орбан белән очрашты

0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиядә оештырылган дипломатик форум эшендә катнашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Россия делегациясен РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкләде. Чара кысаларында Татарстан Рәисе Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте рәисе һәм Үзәк Азия иленең элеккеге лидеры Гурбангулы Бердымөхәмәдов, Серб Республикасы Президенты (Босния һәм Герцеговина составына керә) Милорад Додик һәм башка рәсми затлар белән очрашты.

Очрашуларда яклар төрле мәсьәләләр, шул исәптән региональ хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар. Шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре дә искә алынды, аны РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *