Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Сораштыру: Россия Президентын сайлауда Татарстан халкының 85 проценты катнашачак

0

Социаль сораштырулар буенча, Татарстанда Россия Президентын сайлауда катнашучылар саны 85 процент тәшкил итәргә мөмкин. Тикшеренүләр февраль башында үткәрелгән. Бу хакта КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры урынбасары Мария Ефлова хәбәр итте.

«Әмма РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасыннан соң, без фаразларны сак ясыйбыз, бу сан, мөгаен, тагын да югарырак булачак», — дип белдерде спикер «Волга» экспертлар клубы утырышында.

Ефлова сүзләренчә, Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче) өчен сораштыруда катнашучыларның 79 проценты тавыш бирергә планлаштыра, Николай Харитонов (КПРФ) өчен 4,6 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) өчен 3,9 процент, Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» партиясе) өчен 1,5 проценты.

«Сораштыру кысаларында Россиянең хәзерге Президенты эшчәнлегенә бәя бирүгә кагылышлы өстәмә сораулар бирелде. Республика халкының 71 проценты Путин эшчәнлеген югары бәяли. Бу шактый югары процент. Бу аның юлламасыннан күренде. Димәк, нәрсә эшләнгәнлеге, алдагы елларга нинди планнар төзелгәнлеге күрсәтелде», - дип өстәде ул.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Родин төбәкләр буенча бу саннар бик нык аерылып тормавын әйтте. «Чөнки җәмәгатьчелек фикерен туплау 80 процентка якын дәрәҗәдә», — дип белдерде ул.

Исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлауда 15, 16 һәм 17 мартта тавыш бирергә мөмкин булачак. РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга дүрт кандидатны кертә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *