Татарстанда бер атнада дизель ягулыгының бәясе бераз төште
Агымдагы елның 19-26 февралендә Татарстанда дизель ягулыгының бәясе бераз төште. Татарстанстат мәгълүматларында шул хакта белдерелә.
Дизель ягулыгының бәясе 7 тиенгә (0,10 процент) төшкән, ягъни литры 59,71 сумнан 59,64 сумга кадәр арзанайган. Шулай итеп, 12-19 февральдә арткан бәя төште, ягъни кышның соңгы ае башланганчы булган бәягә кире кайтты.
Шул ук вакытта АИ-92, АИ-95, АИ-98 һәм югарырак маркалы бензиннарның бәясе үзгәрешсез калды. Хәзер аларның 1 литры өчен маркасына карап 49,28, 53,10 һәм 66,67 сум түләргә кирәк.
Гомумән алганда, 2024 елның гыйнварындагы бәяләрне 2023 елның декабре белән чагыштырганда, АИ-92 маркалы бензин 0,07 процент, АИ-95 маркалысы 0,06 процент, АИ-98 процент һәм югарырак маркалысы 0,10 процентка кыйммәтләнде, ә дизель ягулыгының бәясе 0,30 процентка арзанайды.