Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Киләчәк уеннары шәһәре кунакларын татарча музыка чыгаручы Yummy Music шоукейсы көтә

0
Киләчәк уеннары шәһәре кунакларын татарча музыка чыгаручы Yummy Music шоукейсы көтә

Бүген, 2 мартта, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылган Киләчәк уеннары шәһәре халыкара мультиспорт турниры кунаклар өчен үз эшен дәвам итә.

10.30 сәгатьтә төп сәхнәдә фиджитал чорына сәяхәт, 11.30 сәгатьтә VR-рәсем ясау билгеләнгән иде. 12.00 сәгатьтә «МегаМозг» вакыйгасы, ә 13.00 сәгатьтә фиджитал-гольф ярышында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү чарасы була.

13.30 сәгатьтә VK Play дан «Как хорошо ты знаешь CS2?» дигән викторина була, 13.50 сәгатьтә футбол блогеры, Бразилиянең Сан-Паулу Palmeiras клубы фанатлары вәкиле Юлия Ляндруш чыгышы көтелә. 14.00 сәгатьтә косплеер парады башлана.

16.00 сәгатьтә Yummy Music бәйсез лейблы шоукейсы башлана, ул 2012 елдан башлап заманча татарча музыка чыгара. Төп сәхнәдәге чаралар 17.30 сәгатьтә футбол блогерлары Кефир, Эд һәм Гуд автограф-сессияләре белән тәмамлана.

Шул ук вакытта кече сәхнәдә 15.00 сәгатьтә «Аналитики-разработчики» һәм «Кораблики» уеннары оештырыла, алар peer-to-peer методикасын күрсәтәчәк.

Шимбә һәм якшәмбе «Киләчәк уеннары шәһәре» турнир кунаклары өчен 9.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. Оештыручылар сүзләренчә, бу көннәрдә аккредитация һәм билеттан тыш керү чикләнергә мөмкин.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенә электропоездда яки «Җиңү проспекты» станциясеннән бушлай шаттлларда барырга була.

Казанда «Киләчәк уеннары» халыка мультиспорт турниры 3 мартка кадәр уза. Бу яңа форматтагы спорт тамашасы, анда физик һәм цифрлы ярышлар берләштерелгән. Беренче уеннарда 107 илдән 270 команда һәм 2 меңнән артык спортчы катнаша. Алар 21 инновацион дисциплинада көч сынаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *