Мәскәүдә татар студентлары милләтара аш-су фестивале үткәргән
Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университетының татар якташлык җәмгыяте үз уку йортларында уникаль вакыйга — FoodFest, ягъни милли аш-су традицияләре фестивале уздырган. Бу хакта Мәскәү татарларының милли-мәдәни мохтарияте сайтында хәбәр ителә.
FoodFest фестивалендә кунаклар югары уку йортларында белем алучы төрле халыкларның милли ризыкларын татып карады, милли гамәли сәнгать үрнәкләре белән танышты һәм милли җырлар тыңлады.
«Бу һәр милләтнең мәдәнияте үзенчәлекләрен белү һәм тою өчен бик яхшы мөмкинлек. Мәскәү Финанс университетында төрле милләт студентлары белем ала», диелгән хәбәрдә.