Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Прокуратура Яшел Үзәндә түбәдән бала өстенә кар катламы төшкәннән соң тикшерү үткәрә

0

Прокуратура түбәләрне кардан һәм боздан вакытында чистарту өчен җаваплы Яшел Үзән оешмасының бурычларын үтәүне тикшерә. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итә.

Ул гаепле вазифаи затларга карата прокурор чаралары күреләчәген өстәде.

Билгеле булганча, ике олы кеше һәм бала өстенә өй түбәсеннән зур кар катламы төшә, моны видеода күрергә мөмкин. Баланы кар астыннан өлкәннәргә казып чыгарырга туры килгән.

Яшел Үзән хакимиятендә хәбәр итүләренчә, милекче ачыкланган. Хәзер ул түбәдә һәм янындагы территориядә кар чистарту белән шөгыльләнә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *