Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда музей эше турындагы законга үзгәрешләр кертелде

0

Татарстанда «Музейлар һәм музей эше турында»гы законга үзгәрешләр кертелде. Бу документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Хәзер закон милкендә һәм файдалануында музей предметлары һәм коллекцияләре булган башка оешмаларга һәм физик затларга да кагыла.

Моннан тыш, хәзер Россия Музей фонды составына кертелгән һәм дәүләт милкендә булган музей әйберләре һәм коллекцияләре закон буенча дини оешмаларга түләүсез файдалануга тапшырылырга мөмкин.

Тагын бер үзгәреш мондый предметларны исәпкә алу һәм саклауга кагыла. Хәзер, предметлар һәм коллекцияләрне саклаудан тыш, оешмалар шулай ук хисап документларында булган экспонатның булуын тәэмин итәргә тиеш. Элегрәк бу пунктта «музей предметлары һәм музей коллекцияләренең физик сакланышы» дип кенә күрсәтелгән иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *