Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Тукай районы прокуроры вазифасын башкарачак
Татарстан прокуроры боерыгы белән Руслан Галиевка Тукай районы прокуроры вазифасын башкару йөкләнгән. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе 4 марттан алып ведомствоның яңа җитәкчесе билгеләнгәнче бу вазифада эшләргә тиеш була. Ведомствода шул хакта хәбәр иттеләр.
Фото: © ТР Прокуратурасы
Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе вазифасын Татарстан прокурорының аерым йөкләмәләр буенча ярдәмчесе Екатерина Аталыкова башкарачак.