Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Терентьев: Путин юлламасында билгеләнгән күп кенә бурычлар Татарстанда хәл ителде инде

0

Россия Президенты Владимир Путинның юлламасы илдәге тышкы вазгыять һәм мобилизацион икътисадның кирәклеге белән аңлатылды. Дәүләт башлыгы моңа кадәр куелган бурычлар даирәсен тагын бер кат төгәл билгеләде, дип саный Россия Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Александр Терентьев.

Бер яктан, ил махсус хәрби операция кысаларында тора, ләкин икенче яктан - Президент барлык максатларны һәм эчке сәяси бурычларны, социаль аспектларны ныклап билгеләде, болар барысы да санкцияләрне урап узу өчен генә эшләнмәвен күрсәтә. Бу киләчәкне төгәл күзаллау.

«Юлламада билгеләнгән күп кенә бурычлар Татарстанда хәл ителгән яки хәл итүнең югары стадиясендә. Бу республиканың бүген барлык юнәлешләр буенча лидерлар рәтендә булуы принципиаль әһәмияткә ия. Ул горурлык та, без бу курс белән хәрәкәт итәчәкбез дигән ышаныч та, чөнки күрсәтелгән ярдәм чаралары ышаныч уята», - дип йомгаклады Терентьев.

Искәртик, Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *