Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Думага хәрби операциядәгеләрнең кредит процентларын бетерү турында закон проекты кертелде

0

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына кредит каникуллары процессында махсус операция хәрбиләренә өстәлгән процентларны гамәлдән чыгару турында закон проектын кертте. Бу хакта Дәүләт Думасы электрон базасында хәбәр ителә.

Россия Кораллы көчләренә «мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына кредит шартнамәләре буенча йөкләмәләрне үтәүнең үзенчәлекләре турында»гы законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

«Федераль закон проекты белән РФ Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм махсус хәрби операциядә катнашучы затларны (аларның гаилә әгъзаларыннан тыш) кулланучылар кредиты (заемы) килешүләре буенча ташламалы чор тәмамланганнан соң процентларны түләү йөкләмәләре туктатылуын билгеләргә тәкъдим ителә», диелә закон проекты текстында.

Җомга көнне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, Россия хөкүмәте махсус хәрби операциядәгеләр өчен кредит каникуллары шартларын яхшырта торган төзәтмәләр әзерләде, алар кредит каникуллары процессында өстәлгән процентларны гамәлдән чыгаруга кагыла.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *