Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Киләчәк уеннарын» ябу тантанасын «Россия-1» каналында күрсәтәчәкләр

0

«Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын ябу тантанасын «Россия-1» каналы эфирында күрсәтәчәкләр. Искәртик, уеннар иртәгә, 3 мартта, тәмамлана. Трансляциягә шулай ук сылтама буенча онлайн кушылырга мөмкин.

Беренче турнирда 107 илдән 270 команда һәм 2 меңнән артык спортчы катнаша. Алар 21 инновацион дисциплинада ярыша.

Ярышлар 19 февральдә башланды, ә 21 февральдә рәсми төстә ачылды. Анда Россия Президенты Владимир Путин һәм чит ил лидерлары килде. Аларның бер өлеше киләсе елларда уенны үзләрендә кабул итәргә тәкъдим итте. Бу турыда Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев рәсми рәвештә игълан итте.

Соңрак Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко уеннарны үткәрергә дәгъвачылар 8гә кадәр җиткәнен белдерде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *