Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда помидор кыйммәтләнде, кыяр бәясе арзанайды

0

19-26 февральдә Татарстанда кайбер яшелчәләр һәм башка азык-төлек бәяләре артты. Татарстанстат мәгүлүматларына караганда, гыйнвардагы тренд үзгәргән: республикада кыяр бәясе төшкән, ә помидорныкы арткан.

Шулай итеп, яңа өзелгән кыяр 7 сум 11 тиенгә ( яки 2,84 процентка) арзанайган, аның хәзер килосын 245,72 сумга алырга була.

Ә помидор 6 сум 58 тиенгә (2,99 процентка) кыйммәтләнгән, аның килосы 230,58 сумнан 237,16 сумга кадәр артты. Бер атна элек ул шулай ук артты, әмма бары тик 1 тиенгә.

Борщ өчен яшелчәләр җыелмасы да сизелерлек кыйммәтләнде. Аерым алганда, кызыл чөгендер 2 сум 17 тиенгә (5,60 процентка), килосы 37,39 сумнан 39,56 сумга кадәр, кәбестә 1 сум 89 тиенгә (5,47 процентка), килосы 34,46 сумнан 36,35 сумга кадәр, кишер 92 тиенгә (2,45 процентка), 37,19 сумнан 38,11 сумга кадәр күтәрелде.

Шул ук вакытта бәрәңгенең бәясе 21 тиенгә (яки 0,70 процентка) төште, хәзер килограммы 25,48 сум (элек – 25,69 сум), ә суган 8 тиенгә (0,32 процентка) кыйммәтләнде, килосы 37,27 сум (элек – 37,19) сум булды.

Узган ел азагында йомырканың бәясе нык арткан иде, хәзер бары тик 0,19 процентка кыйммәтләнгән, хәзер дистәсен 125,16 сумга (элек 124,94 сум) алырга була. Тавык ите (тавык ботыннан кала) 0,21 процентка, ягъни килосы 197,13 сумнан 196,72 сумга кадәр арзанайды.

Элек Татар-информ» хәбәр иткәнчә, гыйнварда Татарстанда еллык инфляция 7,34 процентка артты. Гыйнварда бигрәк тә яшелчә бәясе (25,86 процент) артты, алдагы ай белән чагыштырганда үсеш 9,87 процент тәшкил итә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *