Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан волонтерлары Рубежноега инвалидлар өчен коляска, азык-төлек һәм памперс китерде

0

Татарстан волонтерлары Рубежное шәһәрендә вакытлыча урнашу пунктына ярдәм итте. «Бергә без күбрәк булдыра алабыз» хәрәкәте активистлары шефлыкка алынган шәһәргә инвалид коляскасы, памперс, азык-төлек һәм көнкүреш химиясе китерде. Түбән Кама халкы җыйган гуманитар йөк мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә вакытлыча урнашу пунктында яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: © «Татар-информ»

«Бергә без күбрәк булдыра алабыз» хәрәкәте волонтерлары 2023 елда гомумреспублика гуманитар миссиясенә кушылды. Хәйрия оешмасы, Түбән Кама халкы, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары ярдәме белән, кагыйдә буларак, яңа туган балалары булган гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *