Яшел Үзәндә имамнар җыелышында Рамазан аена әзерлек турында сөйләштеләр
«Әл-Әнгам» мәчетендә Яшел Үзән һәм Яшел Үзән районы имамнары утырышы узды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Анда Рамазан аена әзерлек турында сүз булды, шулай ук еллык хисап документларын әзерләү,-ревизия комиссиясе беркетмәләре һәм актлары, мәчетләрнең җир документларын тәптипкә китерү, мәктәп укучылары белән әхлакый һәм патриотик очрашулар үткәрү, мәктәпләрдә хәләл туклану турында да сөйләштеләр.