Коллекционер Гөлшат Ногайбәкова Мәскәү халкына татар баш киемнәрен тәкъдим итте
Мәскәүдә «Татар баш киемнәре» темасына очрашу узды. Антиквар экспонатларны Казаннан Россия башкаласына татар милли костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Ногайбәкова алып килде.
Кунаклар татар баш киемнәренең күптөрлелеге белән танышты, ясау серләрен һәм декоратив бизәү алымнарын белде. Чарада композитор Миләүшә Хәйруллина башкаруында татар көйләре дә яңгырады, дип сөйләделәр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.
«Тамырларыгыздан көч табыгыз», - ди Гөлшат Ногайбәкова.
Презентация ахырында спикерга Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән «Татар халкының милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен, характерын һәм рухын саклау эшенә күпьеллык ярдәм өчен» Рәхмәт хаты тапшырылды.