Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Пермь краеның Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

0
Пермь краеның Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылына килде. Биредә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Барда муниципаль районының Барда авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бюстын ачу тантанасы 2013 елның 28 июнендә, IV Бөтенроссия авыл Сабан туе көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Соңрак биредә бөек татар шагыйрен йөртүче сквер да барлыкка килде, ул Былтыр һәм Шүрәле скульптуралары белән баетылган.

2016 елның октябрендә, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, биредә «Су анасы» композициясен ачу тантанасы булды.

Габдулла Тукайның язмышы Барда белән тыгыз бәйләнгән, чөнки аның бабасы Зиннәтулла Әмиров нәкъ менә биредә туган һәм үскән, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *