Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Бүген «Киләчәк уеннары» ябылу тантанасы трансляциясе була

0
Бүген «Киләчәк уеннары» ябылу тантанасы трансляциясе була

Бүген «Казан Экспо»да Киләчәк уеннары шәһәренең –интерактив күргәзмә һәм белем бирү-күңел ачу үзәге форматындагы экспозицион киңлегенең соңгы көне башлана, анда кунаклар фиджитал-дөньяга чума, үзләрен фиджитал-спортчылар ролендә сынап карый ала. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Турнир партнерларының төрле активлыкларыннан һәм стендларыннан тыш, кунаклар өчен мәдәни-агарту һәм күңел ачу программасы әзерләнгән. Төп сәхнәдә чаралар иртәнге сәгать 10да башланды. Кунаклар биредә «Туган Батыр» спектаклен карый (11.00 – 12.00) һәм «Malsi Music белән үз трекыңны яз» музыкаль интерактивында катнаша ала. Шулай ук «Киләчәк уеннары» һәм Роскосмосның «Космик спидран» уртак акциясе кабатланачак. Программа Киләчәк уеннарынының ябылу тантанасы трансляциясе белән төгәлләнә (16.00 сәг башлана).

Кече сәхнәдә Бөтенроссия фиджитал-спорт федерациясенең өч яклы ике килешүе (11.30 сәг) һәм «Уникаль дөнья» оешмасының Мали компьютер спорты ассоциациясе һәм Буркина-Фасоның компьютер спорты федерациясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалана. 12.50 сәгатьтә косплейерлар парады көтелә, ә 14.15 сәгатьтә фиджитал-ярышларның G-drive финалы трансляцияләнә башлый.

«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры физик һәм цифрлы яссылыктагы ярышларны берләштергән яңа форматлы спорт тамашасы. Беренче уеннарда 107 илдән 270 команда һәм 2 меңнән артык спортчы катнаша. Алар 21 инновацион дисциплинада ярышалар. Тамашачыларга һәм катнашучыларга уңайлы булсын өчен «Казан Экспо» га кадәр бушлай шаттллар һәм 8 өстәмә электричка рейсы оештырылды.

Бүген бушлай шаттллар түбәндәге график буенча эшли

  • «Җиңү проспекты» метро станциясеннән 8.30, 10.15, 11.30, 12.30, 13.30, 15.00;
  • «Казан Экспо»дан 11.00, 12.00, 14.15, 16.00, 17.00 сәгатьләрдә йөри.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *