Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә ветераннарга дини йолалар турында сөйләделәр

0

Новокузнецк шәһәренең Куйбышев районы ветераннары биредә мөһим дини объектларының берсе саналган «Чулпан» мәчетендә булды. Бу хакта Россия мөселманнаны Дини җыены сайтында хәбәр ителә.

Ветераннарга мөселман мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышу өчен уникаль мөмкинлек бирелде. Мәчеткә килгәч, кунакларны имам-хатыйб Әнвәр хәзрәт Әширов сәламләде. Ул дин йорты белән таныштырды, изге диварларын күрсәтте. Экскурсия кунаклары мөселманнар өчен мөһим догалар һәм дини йолаларның ничек үтүе турында белде.

Ветераннар мөселманнарның төп дини бурычлары турында мәгълүмат алды. Аларга көндәлек намаз, изге Рамазан аенда ураза тоту, хаҗ кылу, шулай ук корбан чалу йоласы турында сөйләделәр. Имам-хатыйб мөселман гаиләләрендә буыннан-буынга сакланган һәм тапшырылып килә торган ислам гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында да әңгәмә үткәрде.

Экскурсия тәмамлангач, оештыручылар, формаль булмаган шартларда диалогны дәвам итү максатыннан ветераннарны өчен чәй табынына чакырды. Кунакларны мөселман мәдәнияте өчен кыйммәтле булган уникаль гаилә рецептлары буенча әзерләнгән пылау белән сыйладылар, диелгән хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *