Казан аэропорты: Рейслар томан аркасында тоткарлана
«Казан» аэропортында рейсларның тоткарлануы уңайсыз метеошартлар, ягъни томан һәм начар күрүчәнлек аркасында килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.
Элегрәк Казан аэропортында самолетлар тоткарлану турында билгеле булды. Аерым алганда, бер борт 12.10 урынына 13.46 сәгатьтә Кировка, икенчесе 12.45 урынына 13.04 сәгатьтә Алматыга очты. Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына оча торган самолетлар вакыты 13.20 сәгатьтән 15.20 сәгатькә һәм 14.20 сәгатьтән 17.50 сәгатькә күчерелә.
Аэропортның матбугат хезмәте искәрткәнчә, очыш яки утырту турындагы карарны экипаж командирлары кабул итә. «Казан» аэропорты исә штат режимында эшли.