Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Самараның «Яктылык» мәктәбендә Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар

0

Самараның «Яктылык» мәктәбендә сынлы сәнгать өлкәсендә «Филантроп» халыкара премия лауреаты, татар әдәбияты өлкәсендә Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Габделҗәббар Кандалый исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышланган тантаналы кичә узды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Язучы иҗатына багышланган чарага журналист Ф.Х.Шириязданов һәм отставкадагы ФСБ подполковнигы И.Ш.Мостаев чакырылган иде. Залда төрле буын кешеләре — Гакыйль Сәгыйров иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды. Аның әсәрләре белән яхшы таныш булганнар, бу искиткеч кешене шәхсән белгәннәр һәм бу исемне үзләре өчен яңа ачкан яшьләр дә бар иде.

Иҗат кичәсенә килүчеләрне «Яктылык» мәктәбе директоры Р.Р.Газизов сәламләде. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә исеме танылган шәхес иҗатын яктырткан чараны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Дәүләтбаева оештырды. Шулай ук тематик китаплар күргәзмәсе әзерләнгән иде, диелгән хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *