Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Киләчәк уеннары»н Казанда уздыру карары өчен Рөстәм Миңнеханов Путинга рәхмәт белдерде

0
«Киләчәк уеннары»н Казанда уздыру карары өчен Рөстәм Миңнеханов Путинга рәхмәт белдерде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Киләчәк уеннарын» ябу тантанасында катнашты. Ул олы ышаныч һәм Татарстан башкаласында фиджитал тарихында беренче турнирны уздыру мөмкинлеге өчен Россия җитәкчелегенә һәм шәхсән Президент Владимир Путинга әхмәт белдерде.

«Чара тантаналы, ләкин бераз моңсу. Безнең Татарстан башкаласы ике атна дәвамында бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарында булды. Мин чын күңелдән ил җитәкчелегенә, РФ Президенты Владимир Путинга әлеге чараны Татарстан башкаласында уздыруга ышаныч күрсәткән өчен, БДБның башка дәүләтләре башлыкларына Уеннарга килергә вакыт тапкан өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде республика җитәкчесе.

Ул бөтен Татарстан, Казан, шул исәптән ТР башкаласы мэры Илсур Метшин, чараны югары дәрәҗәдә уздыру өчен бик нык тырышты, диде. «Без барыбыз да монда сезгә кызыклы булсын өчен тырыштык. Һәм барлык татарстанлыларга кунакларны шундый җылы һәм кунакчыл кабул иткәннәре өчен рәхмәт. Бик зур рәхмәт!» - диде Миңнеханов.

Халыкара мультиспорт турниры «Киләчәк уеннары» физик һәм цифрлы үлчәмнәрдәге ярышларны берләштерә торган яңа форматтагы спорт тамашасы. Беренче уеннарда 107 илдән 270 команда һәм 2 меңнән артык спортчы катнашты. Ике атна эчендә алар 21 инновацион дисциплинада ярыштылар.

Ярышлар 19 февральдә башланды, ә 21 февраль көнне турнирның рәсми ачылышы булды. Анда Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм чит ил лидерлары катнашты. Бүген турнирның тантаналы ябылуы «Казан Экспо» мәйданчыгында уза.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *