Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Арыган» робот-эт Фиджик «Киләчәк уеннары»н ябу тантанасында биеде - видео

0

Казанда «Киләчәк уеннарын» ябу тантанасында робот-эт Фиджик аерым катнашучы булды. Ул тунир ачылганнан соң чын мемга әверелгән иде. Ул вакытта робот биючеләр һәм үзенең механик «туганнары» арасындагы чыгышның уртасында сүнде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Алып баручылар «арыган робот этне» социаль челтәрләрдән кулланучылар еш кына Сочидагы Олимпиадада ачылмаган боҗра белән чагыштыруларын әйтте һәм ул бүтән ялкауланмаячагын вәгъдә иттеләр.

Бүген робот барын да әйбәт башкарды: тамашачылар алдында биеде һәм аларга йөрәк күрсәтте.

«Киләчәк уеннары» фиджитал концепциясендәге халыкара мультиспорт турниры, физик һәм цифрлы үлчәмдәге ярышларны берләштерә торган яңа форматтагы спорт тамашасы. Беренче «Киләчәк уеннарында» 270 команда һәм 21 инновацион дисциплинада 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты.

Ярышлар биш категориягә бүленде: спорт, тактика, стратегия, технологияләр, тизлек. Алар 19 февральдә старт алды, ә 21 февраль көнне турнирның рәсми ачылышы булды. Анда Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм чит ил лидерлары катнашты. Бүген турнирның тантаналы ябылуы «Казан Экспо» мәйданчыгында уза.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *