Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мәскәүдә Фикрәт Табиевны искә алдылар

0
Мәскәүдә Фикрәт Табиевны искә алдылар

Бүген Фикрәт Табиевның 96 еллыгын билгеләп үтәләр. Ул 20 елга якын КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып эшләгән. Татарстан вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүнең Данилов зиратында аның каберенә чәчәкләр куйды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикрәт Табиев 32 яшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре була, ул төбәкнең социаль-икътисади куәтен булдыруга ярдәм иткән. Нәкъ менә Табиев ТАССР белән җитәкчелек иткән елларда биредә нефть чыгару сәнәгате үсә башлаган, Европада иң зур нефть химиясе комплексы һәм КАМАЗ автомобиль гиганты төзелгән.

Әфганстан сугышы вакытында 1979-1986 елларда Табиев мөһим дипломатик вазифада – Советлар Союзының Кабулдагы илчесе була.

Вәкиллек матбугат хезмәте Фикрәт Табиев кабатларга яраткан сүзләрне искә төшерә: «Авырлыклар онытыла, яхшы эшләр кала».

  • Фикрәт Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсе Ермишин районы Азеево авылында туа. 1951 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм укытучы эшчәнлеген башлый. 1957 елдан башлап партия эшендә була. 1959 елда КПСС Татарстан өлкә комитетының икенче, ә 1960 елда беренче секретаре итеп билгеләнә.
  • 1979 елдан 1986 елга кадәр СССРның Әфганстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе вазифасын башкара. 1986 елдан 1991 елга кадәр РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары, СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы була. 1992-1995 елларда Россия федераль милек фондын җитәкли. Соңрак иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә.
  • Фикрәт Табиев «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен», «Октябрь революциясе», «Халыклар дуслыгы» орденнары, биш «Ленин ордены» белән бүләкләнгән. Ул 2015 елның 3 июнендә вафат булган.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *