Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветераны Дания Дәүләтшинага «Дуслык» орденын тапшырды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветераны, 1970-1980 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре Дания Дәүләтшинага «Дуслык» орденын тапшырды. Ул республика файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен дәүләт бүләгенә ия булды. Шулай ук аны юбилее белән котладылар. 3 мартта Дания Дәүләтшинага 90 яшь тулды.
Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мөхәммәтшин ветеранга парламентаризм һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, аның ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре вазифасында тәҗрибәле җитәкче буларак казанышларын билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе Дәүләтшинага ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Ветеран белән очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина да катнашты.
Дания Дәүләтшинаның хезмәт юлы Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. Ул Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын 1955 елда Алексеевск районының Урта Тигәнәле урта мәктәбендә биология һәм география укытучысы булып башлый, соңрак ул ТАССРның ВЛКСМ Алексеевск районы комитетының беренче секретаре итеп сайлана.
Ул 14 елдан артык Лаеш районында эшли, башта район депутатлары советы башкарма комитеты рәисе, аннары район комитетының беренче секретаре була. Ул җитәкчелек иткән елларда район үсешенең мөһим мәсьәләләре хәл ителә: юллар төзелә, производствоның яңа объектлары торгызыла, торак йортлар һәм социаль объектлар төзелә.
Дания Дәүләтшина ТАССР IV чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана, 1980 елда ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре була. Бу чорда ул күп кенә социаль әһәмиятле законнарны эшләүче һәм башлап җибәрүче була. Аның ярдәме белән хатын-кызлар хәрәкәте торгызылды, республика буенча меңләгән хатын-кызлар советы эшли башлады.
Дания Дәүләтшинаның республика үсешенә керткән зур өлеше, аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте күпсанлы дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелгән.