Мессенджердагы мошенниклар кабат Рифкать Миңнеханов исеменнән ялган хәбәрләр тарата
Мессенджер кулланучыларга Татарстан Фәннәр академиясе президенты, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов исеменнән ялган хәбәрләр килә. Бу хакта «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әгәр сез шикле хәбәр алсагыз, җавап бирмәгез һәм ниндидер үтенечләргә игътибар итмәгез», - дип кисәттеләр ведомствода.
Искәртик, февраль азагында мошенниклар Рифкать Миңнеханов исеменнән Телеграмда ялган хәбәрләр таратты. Ул вакытта белгечләр оператив рәвештә бу проллеманы хәл итә алды.