Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Зәкят» фонды җитәкчесе: Рамазан ае уңаеннан 30нчы маршрут автобусы бушлай йөриячәк

0
«Зәкят» фонды җитәкчесе: Рамазан ае уңаеннан 30нчы маршрут автобусы бушлай йөриячәк

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов Казанда 30нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн бушлай йөриячәген әйтте.

«2023 елда беренче тапкыр Татарстан башкаласында Рамазан ае хөрмәтенә 30 нчы маршрут автобусында бушлай рейслар оештырылды. Хәйрия акциясе 800 гә якын кешене җәлеп итте. Шулай итеп, «Зәкят» хәйрия фонды гражданнарның игътибарын хәйриячелек темасына җәлеп итеп, игелекле гамәлләргә этәрде. Быел Рамазанда шулай ук хәйрия рейсын оештыру көтелә», - диде ул Татарстан Диния Нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, узган Рамазан аенда халкыбыз, башкалабыз кунаклары бу акцияне бик ошаткан. «Шуңа күрә без аны дәвам итәргә булдык. Җомга көнендә бер автобус көне буена бушлай йөрер дип планлаштырабыз. 30нчы автобус – шәһәребездә иң озын маршрутларының берсе. Төрле вариантлар карадык: трамвай, троллейбус һ.б. 30нчы автобус маршрутына хезмәт күрсәткән ПАТП – хезмәттәшлек итү өчен иң җайлысы», - диде Булат Мәрданов.

«Автобус баннерлар, шарлар белән бизәләчәк. «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәрләре ислам диненең матурлыгы, Рамазан ае турында, мохтаҗларга игътибарны юнәлдерүнең мөһимлеге турында сөйләячәк», - дип аңлатты ул.

  • Рамазан уразасы 2024 елның 11 мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына. Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 апрельдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *