Президент сайлаулары турында сорауларны «Минем тавыш» форумы белгечләренә биреп була
5 мартта иртәнге сәгать 10да сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумы эшли башлый. Шул вакытта Татарстан халкы Россия Президентын сайлауга кагылышлы сорауларын бирә алачак.
Экспертлар һәм халык сайлауга әзерлек һәм тавыш бирүнең үтә күренмәлелеге турында фикер алышачак. Туры эфирга сылтама буенча кушылырга һәм сораулар бирергә мөмкин.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.