Татарстанда бу атнада урыны белән -19 градуска кадәр салкын булырга мөмкин
Синоптиклар сишәмбе, 5 мартта, Татарстанда явым-төшем көтелмәвен, әмма урыны белән төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкинлеге турында хәбәр итә. Иртән һава температурасы -6..-11 градуска кадәр төшә, әмма көндез -4..+1 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә 8 мартка кадәрге һава торышы турында белдерделәр.
Чәршәмбе, 6 мартта, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Моңа атмосфера фронты якын булуы сәбәп була. Төнлә һава температурасы -8..-13 градус, ә көндез -7..-2 градус көтелә.
Пәнҗешәмбе, 7 мартта, Татарстанга төньяк киңлектән салкын һава килә. Шулай итеп, төнлә һава температурасы -14..-19 градуска кадәр төшәчәк, әмма көндез -3..-8 градус фаразлана.
8 һәм 9 мартта республикада урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Бу көннәрдә һава температурасы төнлә -7..-15 градус, ә көндез -1..-6 градус була.