Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Муллин Юллама турында: «5 илкүләм проектны эшләтеп җибәрү - ил үсеше өчен җитди этәргеч»

0

Эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин Россия Президенты Владимир Путинның еллык юлламасын соңгы вакыттагы иң мөһим һәм әһәмиятле вакыйга дип атады.

Мэр искә төшергәнчә, Путин үз юлламасында 5 илкүләм проектны эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Аның бәяләвенчә, бик көтелгән проектлар, аларга ихтыяҗ күптән туды. Алар - «Гаилә», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Россия яшьләре», «Кадрлар» һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектлары.

Рамил Муллин «Гаилә» илкүләм проектына аерым игътибар бирде. Аның фикеренчә, бу ил өчен кирәк булган бик мөһим проект, шул исәптән демографик күрсәткечләр өчен дә.

Үз чиратында «Дәвамлы һәм актив тормыш» проектының бурычы - ул гомер озынлыгының уртача дәвамлылыгын 73 яшьтән 78 яшькә кадәр арттыру. «Бу сәламәт яшәү рәвешенә дә, сәламәтлек саклауга да кагыла», - диде Түбән Кама башлыгы.

Муллин шулай ук билгеләп үткәнчә, «Россия яшьләре» - бу илнең киләчәге турындагы проект, ә «Кадрлар» илкүләм проекты белем бирүнең төрле дәрәҗәләре - мәктәптән алып югары уку йортына кадәр элемтәләр урнаштыруга юнәлтелгән.

«Без үзебез хәзер бу юнәлештә эшлибез. Дәвамчанлык бик мөһим - балалар бакчасыннан башлап һөнәри белем бирү уку йортларына кадәр. Әлеге илкүләм проектны эшләтеп җибәрү икътисад һәм социаль инфраструктурада кадрлар белән тәэмин итү эшен җиңеләйтәчәк. «Мәгълүматлар икътисады» безнең мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалануга ярдәм итәргә тиешле юнәлешләрне үз эченә ала», - дип шәрехләде район башлыгы.

«Бу 5 илкүләм проект гамәлдә булганнарга өстәмә рәвештә ил үсеше өчен бик җитди этәргеч бирәчәк», - дип йомгаклады ул.

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы 29 февральдә игълан ителде. Ул 2 сәгать 6 минут дәвам итте һәм вакыт буенча рекордлы булды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *