Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанлыларның якынча 85 проценты Россия Президентын сайлауга барырга әзер

0

Татарстанлыларның якынча 85 проценты мартта Россия Президентын сайлауга килергә әзер, шул ук вакытта 61 проценты һичшиксез катнашачагын белдерде. «Татар-информ» матбугат конференциясендә мондый социаль сораштыру мәгълүматлары белән социология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Ефлова уртаклашты.

«Сораштыру нәтиҗәләре буенча Татарстан халкының 85 проценты 15-17 мартта сайлауга барырга әзер. Аларның якынча 80 проценты Владимир Путин кандидатурасы өчен тавыш бирергә, 5 проценты Николай Харинтонов, 3 проценты Леонид Слуцкий, 2 проценты Владислав Даванков өчен тавыш бирергә җыена. Бүгенге көнгә респондетларның якынча 10 проценты кемне сайлаячагын хәл итмәгән», - дип хәбәр итте спикер.

Ул белдергәнчә, республикада яшәүче 1,5 мең кеше арасында әлеге социаль сораштыру ике мөһим вакыйгага - Президентның Федераль Җыенга юлламасы һәм Владимир Путинның Казанга сәфәре алдыннан узды. Аның сүзләренчә, моннан соң дәүләтнең хәзерге башлыгын хуплаучыла артуы көтелә.

Тулаем алганда, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге телефон аша сораштыру нигезендә, гражданнарның 86 проценты якынлашып килүче сайлаулар турында хәбәрдар, ә 77 проценты килергә һәм тавыш бирергә әзер, дип өстәде Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директор, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый комитет әгъзасы Кирилл Родин.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, мәгълүмат кампаниясе үсеш алган саен, сайлаулар датасы якынайгач сайлауга килүчеләр арта. Бу сораштыруда ил халкы арасында без сайлаучыларның 79 проценты Владимир Путинны хупларга планлаштыруларын ачыкладык, икенче урында Николай Харитонов һәм Владислав Даванков (4 процент), ә өченчедә Леонид Слуцкий белән «киләм һәм бюллетеньне бозам» дигән җавап (якынча 3 процент), шул ук вакытта сайлаучыларның 8 проценты сайлау турында уйламаган», - дип аңлатты ул.

Ул белдергәнчә, якынлашып килүче сайлауларга килүчеләр күрсәткече, ил буенча уртача алганда, алдагы циклдан шактый югары. Ул моны җәмгыятьнең гамәлдәге лидер тирәсендә берләшүе, шулай ук хәзер бюллетеньне читтән торып тутыру мөмкинлеге бирә торган тавыш бирү системасы үсеше, шулай ук өч көннең берсендә участокка килү мөмкинлегенә бәйле булуын әйтте.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *