Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда мохтаҗларга азык-төлек тупланмаларын таратачак

0
«Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда мохтаҗларга азык-төлек тупланмаларын таратачак

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов Рамазанда ким дигәндә 500 азык-төлек тупланмасын таратырга планлаштыруларын әйтте.

«Тупланмага төрле ярмалар, макароннар, май, чәй, хөрмә һ.б. тәм-томнар керә. Ризыклар «Зәкят» хәйрия фонды базасында булган кешеләргә бирелә. Мондый кешеләр безнең базада меңләп теркәлгән. Алар арасында күп балалы гаилә, тулы булмаган гаилә, сәламәтлеге чикле булган балалар тәрбияләнгән гаилә һ.б. бар», - диде ул Татарстан Диния Нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, Рамазан ае – мөмкинлекләр турында сөйләргә ирек бирә. «Күп кеше әйбәт яши, бар да әйбәт, дип уйларга мөмкиннәр. Әмма, кызганыч, без төрле гаиләләрне очратабыз. Ярдәм итәргә теләүчеләр белән чагыштырганда, мохтаҗлар саны көннән-көн арта бара. Безнең изге гамәлләр, кешеләр эшли алырлык мөмкинлекләр турында күбрәк аудитория белсә, мохтаҗларга ярдәм күбрәк барып җитәр иде», - диде «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *