Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанга Казахстан парламенты мәҗлесе рәисе Ерлан Кошанов килде

0

Бүген Казанга Казахстан Республикасы парламенты Мәҗлесе (аскы палата) рәисе Ерлан Кошанов җитәкчелегендәге делегация эш сәфәренә килде. Казахстан парламентарийларын Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составында Халыкара эшләр, оборона һәм иминлек комитеты рәисе Айгөл Куспан, Финанслар һәм бюджет комитеты әгъзасы Берик Бейсенгалиев, Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Павел Казанцев, Экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре комитеты әгъзасы Арман Калыков, Икътисади реформа һәм региональ үсеш комитеты секретаре Екатерина Смышляева, Мәҗлес Аппараты җитәкчесе Ренат Айтаев, Казахстан Республикасының Россидәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Даурен Абаев һәм башка рәсми затлар бар.

Эшлекле сәфәр вакытында Казахстан делегациясе әгъзалары Татарстан Дәүләт Советы эше белән танышачак. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Казахстан парламенты мәҗлесе рәисе Ерлан Кошанов белән очрашуы планлаштырыла.

Алар Татарстан Дәүләт Советының Казахстан парламентының түбән палатасы һәм акиматларның вәкиллекле органнары белән парламентара багланышлары, шулай ук ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятли.

Моннан тыш, Казахстан парламентарийлары Татарстанның инновацион сәнәгать сәясәтен уздыру, җитештерүнең алдынгы формаларын кертү тәҗрибәсен өйрәнергә һәм «Химград» җәмгыятендә булырга ниятли.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *