Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Хөкүмәт күп балалык өчен бүләкләнгән гаиләләргә түләү тәртибен төгәлләштерде

0

Россия Хөкүмәте күп балалык өчен бүләкләнүчеләргә түләүгә 30 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү турында күрсәтмә бастырды, мондый бүләкләүне алучыларның минималь санын ачыклады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк Россия Министрлар Кабинеты күп балалык өчен бүләкләнүчеләргә түләүгә 30 миллион сумнан артык өстәмә финанслау бүлеп бирү турында хәбәр итте. Бу сумманың 20 миллион сумы «Герой-ана»ларга акчалата бүләкләүгә, 5,5 миллион сумы «Ата-ана даны» ордены, 5,2 миллион сум әлеге орденның медале белән бүләкләнгән кешеләргә түләүгә юнәлтеләчәк.

«РФ Президенты карары нигезендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына 2024 елда «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләгәндә бер вакытлы түләүне гамәлгә ашыру өчен Россия хөкүмәтенең резерв фондыннан акча бүлеп бирергә. Бер тапкыр түләнә торган акчалата бүләкне «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән ким дигәндә 11 кеше алырга тиеш», диелә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган документта.

Билгеләп үтелгәнчә, мондый орденның медале белән бүләкләнүчеләр арасында бер тапкыр түләнә торган акчаны кимендә 26 кеше алырга тиеш, ә «Герой ана» исемен алган кимендә 20 кешегә бирелергә тиеш. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына «максатчан һәм нәтиҗәле куллануны» контрольдә тоту йөкләнгән, ә доклад 2025 елның 1 февраленә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *