Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Зәйнең Тынычлык бистәсе мәчетендә хәрбиләргә токмач кистеләр

0
Зәйнең Тынычлык бистәсе мәчетендә хәрбиләргә токмач кистеләр

Зәйнең Тынычлык бистәсе хатын-кызлары махсус хәрби операциядә зонасына җибәрү өчен мәчеткә җыелып токмач кисте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Монда һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагына. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле апалар. Моңа кадәр токмачны өйләрендә киссәләр, хәзер мәчеткә җыелып башкаралар бу эше. Бердәм булганда, эш тә җиңел бара, ди алар. Теләкләре бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын», диелгән хәбәрдә.

«Тынычлык бистәсендә яшәүчеләр дә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга кулларыннан килгәнче ярдәм итә. Хатын-кызлар күңел җылысын кушып токмач кисә. Мәчеткә җыелып токмач кисик әле дип хәбәр итүгә, хатын-кызларыбыз бик теләп кушылдылар. Токмачларны киптереп тартмаларга тутырабыз», — ди Рөстәм хәзрәт Дәминов.

Өмәгә җыелган көнне хатын-кызлар токмачны 100 йомыркага кисте. Кирәкле әйберләрне — он, йомырка, куна-такталарны үзләре алып киләләр.

«Өмәгә килә алмаучылар өйләрендә токмач кисә. Пенсионер әбиләр берсе дә тик ятмый, ничек булса да ярдәм итәргә тырыша. Күршедә генә яшәүче 90 яшьлек бер әбиебез 30 йомыркага токмач әзерләп бирде», — диде Әлфира Хәйруллина.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *