Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Рөстәм Миңнеханов: Казахстан белән товар әйләнеше 37 процентка арткан

0
Рөстәм Миңнеханов: Казахстан белән товар әйләнеше 37 процентка арткан

2023 елның беренче тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 37 процентка артып, 642 млн АКШ долларына җиткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлегенә игътибар итте.

ТР Рәисе шулай ук күптән түгел Казанга Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашуын искә төшерде. Моннан тыш, монда ук ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов һәм Ерлан Кошанов үзара хезмәттәшлекнең төрле аспектлары турында фикер алыштылар. Казахстан делегациясе Татарстанның мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге потенциалы белән танышачак, Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта һәм башка IT-мәйданчыкларда булачак.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *