Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Казанда БРИКС саммиты узачак көннәр билгеле

0
Казанда БРИКС саммиты узачак көннәр билгеле

Татарстан Республикасы башкаласында БРИКС саммиты 2024 елның 22-24 октябрендә узачак. Дата турында Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков ТАССка интервьюда әйтте.

Спикер сүзләренчә, бу берләшмәнең киңәйтелгән составта беренче саммиты булачак.

Ул шулай ук искәрткәнчә, 2023 елның августында Йоханнесбургта узган очрашуда ил лидерлары берләшмәгә яңа әгъзаларны чакырырга карар кылган.

«Агымдагы елның 1 гыйнварыннан ул 10 дәүләтне үз эченә ала. БРИКСның составының ике тапкыр артуы, һичшиксез, халыкара аренада безнең берләшмәнең ролен һәм абруен алга таба ныгыту өчен киң мөмкинлекләр ача», - дип уртаклашты спикер.

Ушаков өстәп әйткәнчә, БРИКС берләшмәсенең хәзерге рәисе буларак Россиягә яңа катнашучыларны барлык БРИКС механизмнары эшенә максималь дәрәҗәдә тиз интеграцияләүне тәэмин итү өчен аерым җаваплылык йөкләнә.

«Һәм бу, һичшиксез, безнең рәислекнең өстенлекле бурычы», - диде ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *