Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны бер атнада 2,1 процентка арткан

0

Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны соңгы бер атна эчендә 2,1 процентка арткан, дип белдерделәр журналистларга Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча федераль оператив штабта. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Узган атнада яңа коронавирус инфекциясен йоктыру күрсәткече 100 мең кешегә 18 кеше тәшкил итте һәм моннан алдагы атна белән чагыштырганда 2,1 процентка артты. Россия Федерациясенең 53 процентында чир йоктыручыларның күбәюе билгеләп үтелде, шул исәптән 12 төбәктә ул ил буенча уртача күрсәткечтән дә югарырак», - диелә хәбәрдә.

Соңгы атнада Россия Федерациясендә коронавирус белән авыручы 3501 кеше хастаханәгә озатылган, бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 17,9 процентка күбрәк. Хастаханәгә озатылучыларның саны арту Россиянең 56 субъектында теркәлгән, шул исәптән 18 төбәктә бу сан ил буенча уртача күрсәткечтән дә югарырак, дип искәрттеләр оператив штабта.

Бер атна эчендә 26 961 кеше терелгән, бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 0,1 процентка күбрәк. 70 кеше якты дөнья белән хушлашкан.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *